Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» әсәре мисалында мастер-класс үткәрелде
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелгән «Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында осталык дәресе булды.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина дәресне «Әдәби әсәрне эмоциональ-образлы кабул итү алымнары» дигән темага үткәрде. Мастер-классның максаты – әдәби әсәрне эмоциональ кабул итү һәм образлы фикерләүне үстерү алымнарын күрсәтү иде.
«Әдәби әсәр нәкъ бүләк кебек, укучы күңелендә хисләр өермәсен уята. Кешенең эчке дөньясына тәэсир итә торган, рухиятен үзгәртә торган өлкә ул – әдәбият. Сер түгел, бүгенге мәктәп укучысына әдәбият укыту җиңел бирелми. Программаларның катлаулыгы, дәресләрнең аз санлы булуы, дәреслекләрнең тиешле таләпләргә җавап бирмәве һәм укучыларның китап укылмавы моңа сәбәп булып тора. Һәм бүгенге дәрестә мин сезгә укучыларны әсәрне эмоциональ-образлы кабул итүгә ничек өйрәтеп була, дигән сорауга җавап бирәм», - дип башлап җибәрде Рамилә Абдуллина.
Дәрес барышында татар теле һәм әдәбияты укытучысы язучы Ландыш Әбүдарованың «Пимадур» хикәясе мисалында текст белән эшләү этапларын, һәр этапта әсәрне анализлау өчен кулланылган алымнарны күрсәтте.

«Сез сөйләгән вакытта, әсәр ничек тәмамлана икән дигәндә, әдәбиятчы буларак, җавапны уйлап утырдым. Искиткеч эчтәлекле мастер-класс булды. Тын да алмыйча тыңлап, хәтта, мин үзем дә сорауларга җавап биреп, укучы булып шушы әсәр эчендә яшәдем», - диде чара ахырында филология фәннәре докторы, КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова.

«Мастер-класста мин үземне укучы итеп хис иттем, һәм Рамилә ханым аны үткәргән вакытында шушы әсәрне укып чыгасы, аның ахырын беләсе иде, дигән уйлар башыма килде. Балаларны шул рәвешле укытсак, алар, әлбәттә, әдәбиятыбызны яратачак. Гомумән, укытучыларыбыз өчен миндә бүген горурлык хисе туды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теле һәм әдәбияты методисты Раиф Зиннәтуллин.
- «Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе бүген тәмам булды. Конференция кысаларында пленар һәм секция утырышлары, мастер класслар, «Белем» мәгариф музеена экскурсия, укытучылар өчен методик семинарлар оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз