Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда Идел буе республикалары милли әдәбиятына багышланган халыкара конференция үткәрелә
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар мәсьәләләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Конференция кысаларында пленар һәм секция утырышлары, мастер класслар, «Белем» мәгариф музеена экскурсия, укытучылар өчен методик семинарлар булачак.
Фото: © «Татар-информ», Алинә Хәйруллина
«Конференция «халыкара» статусына лаек булды. Катнашучыларның саны арта бара, быел төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 150дән артык галим катнаша. Барыгызны да конференциядә сәламлим һәм сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлегебезне дәвам итәрбез дигән өметтә калам», - дип чараны ачып җибәрде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Конференциягә онлайн форматта да кушылып була. Катнашучылар интернет аша да үзләренең чыгышларын ясый ала.
«Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты төрле галимнәр өчен җыелып фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Бүгенге көндә гуманитар белемнәрнең кирәклеген билгеләп үтәсем килә. Әдәбият халыкның рухи үсешенә ярдәм итә», - диде ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков.
- Конференция түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән: әдәбият галимнәренең, шулай ук югары уку йорты студентларының игътибарын Идел буе халыклары милли әдәбиятларын, мәдәниятара аралашу проблемаларын өйрәнүгә җәлеп итү; әдәбият галимнәрен туплау һәм Идел буе республикаларында әдәбият фәнен үстерүне алга таба да стимуллаштыру; чагыштырмача әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренү проблемаларын киңәйтү; милли әдәбиятның иң яхшы казанышларын популярлаштыру; Идел буе мәктәпләренең хезмәттәшлеген үстерү; татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә укытучыларның һөнәри квалификациясен күтәрү.
«Татарстан Республикасы барлык халыкларның туган телләрен һәм әдәбиятын саклауга зур игътибарын юнәлтә, күп проектлар эшли. Бүгенге конференция – шундыйларның берсе», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова.

Конференция эшендә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикалары фәнни институтлары һәм югары уку йортларыннан, шулай ук Россия Федерациянең башка төбәкләреннән (Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һ.б.) әйдәп баручы галимнәр һәм яшь белгечләрнең катнашуы көтелә.
«Бу фәнни җыен күпмилләтле Идел буенда яшәүче халыкларның уртак рухи мирасына хөрмәт билгесе дип күренә. Татар әдәбияты күрше халыкларның әдәбияты белән гел кызыксынып килде, һәм төрки халыклар һәрвакыт бердәм булдылар», - дип фикерен белдерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Сөләйман Рәхимов.
Чарага Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат та килде.
«Без яшь чакта республикабызның төп газетасында «Халыклар дуслыгы» дигән рубрика астында башка милләт язучыларының әсәрләре басыла иде. Әлеге рубрика, без яшьрәк булгангамы, кызыграк тоела иде. Ләкин яши-яши моның кирәклеген аңладык. «Әдәбиятлар, халыклар дуслыгы» дигән лозунг бүген дә актуаль. Әдәбият, дөнья, дуслык - мәңгелек төшенчәләр. Бүгенге җыелыш та шул өч төшенчә тирәсендә сүз куерта», - диде ул.
Алга таба катнашучылар конференциянең төрле секцияләрендә чыгыш ясаячак. Иртәгә Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен методик семинар, мастер-класслар, Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музеена экскурсия үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз