news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ вәкиле Гөлназ Ижбаева: «Җәйге университет» кысаларында иҗади потенциалны ачу мөмкин

КФУ вәкиле Гөлназ Ижбаева: «Җәйге университет» кысаларында иҗади потенциалны ачу мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУның «Җәйге университет» проекты кысаларында иҗади потенциалны ачу мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында КФУ Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директорының мәгариф эшчәнлеге буенча урынбасары Гөлназ Ижбаева әйтте.

«Безнең институт базасында бу трек буенча 93 катнашучы шөгыльләнә. Гомумән, «Җәйге университет» кысаларында иҗади потенциалны тулысынча ачу мөмкин. Безнең уку йортында бик күп чит илләрдән килгән студентлар укый. Әлбәттә, булдырылган мөмкинлекләр өчен «Татмедиа»га, Татарстан халыкларының туган телләрен саклау комиссиясенә, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерәсе килә», – дип сөйләде Гөлназ Ижбаева

«Җәйге университет»та уку тулаем бушлай, бары тик сайлап алу турын үтү кирәк, дип билгели оештыручылар. Проектта катнашучылар Универсиада авылы тулай торакларында яши. Чаралар барышында Абхазия, Әзәрбәйҗан, Белорусия, Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Кытай, Һиндстан, Иран, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм, әлбәттә, Россия төбәкләреннән дә килгән студентлар үзләре яшәгән җирләрнең традицияләре, үзенчәлекләре белән дә таныштырган. Проектта катнашучыларның күбесе институтларның 2-3 курсларда укый.

news_right_1
news_right_2
news_bot