news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның «Җәйге университет» проекты кысаларында «Тел. Мәдәният. Иҗат» исемле трек ачканнар

КФУның «Җәйге университет» проекты кысаларында «Тел. Мәдәният. Иҗат» исемле трек ачканнар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУның «Җәйге университет» проекты кысаларында ачылган «Тел. Мәдәният. Иҗат» – кабатланмас һәм үзенчәлекле трек. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә КФУ Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Татаристика һәм мәдәният кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Саттарова әйтте.

«Тел. Мәдәният. Иҗат» – иң уникаль трек. Әлеге трекка студентлар бик күп килә. Иң башта анда 88 кеше катнаша иде. Бәлки, хәзер күбрәктер дә. Бу трект кысаларында студентлар шәһәрнең мәдәни киңлеген аеруча яхшы үзләштерә. Бик күп тапкыр музейлларга, галереяләргә барылды, Зөя якларына сәяхәт ителде. Иң мөһиме бу җәһәттән, студентлар халыклар дуслыгын, милләтләр бердәмлеген ачыктан-ачык күрәләр, кызыксынып, тарихны өйрәнәләр», – диде Лилия Саттарова.

«Казандагы «Җәйге университет» проектында барлыгы 400гә якын студент катнаша. Гомумән, алар безгә дөньяның 15 иленнән килде, шул исәптән БРИКС илләреннән. Тулаем алганда берничә трек бар һәм алар төрле блокларга бүленгән. Мәсәлән, бизнес-аналитика, ясалма интеллект, чит телләр, БРИКСка багышланган блокларны билгеләп үтсәк була. Катнашучылар көн саен бу юнәлешләр буенча белемнәрен арттыра. Шулай ук проект кысаларында студентлар Казан белән генә танышмый, ә шулай ук Татарстанның төрле районнарына да чыгалар. Әле менә Лаеш, Арча районнарына да бару планлаштырылган» – дип сөйләде КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев.

Спикер әйтүенчә, катнашучылар проект кысаларында республикадагы яшьләр сәясәтен дә өйрәнәләр.

  • Россиядә «Җәйге университет» 4 мәртәбә оештырыла. Федераль университетлар, шул исәптән КФУ әлеге проектта 2нче тапкыр катнаша. Проект РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә гамәлгә куелган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100