news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студентлары инстаграмда Габдулла Тукай битлеген уйлап тапкан

Бөек татар шагыйре битлеген теләгән һәр кеше куллана ала.

КФУ студентлары инстаграмда Габдулла Тукай битлеген уйлап тапкан
Александр Эшкинин

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн бүлеге студенты һәм югары уку йорты хезмәткәрләре инстаграмда Габдулла Тукай битлеген уйлап тапкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы урынбасары Дамир Хөснетдинов хәбәр итте.

«Күптән түгел #МинемТукай флешмобына старт бирелгән иде. Институтыбыз яңа маска да тәкъдим итте. Битлекләрнең авторы — икенче курс дизайн кафедрасы студенты Дарья Татаринова (Тукай рәсеме). Институтның тәрбия эшләре буенча хезмәткәрләреннән идея авторы — Полина Ермолина һәм Алинә Языкова, гамәлгә куючы — Лера Киселева. Инстаграмның һәр кешесе битлекне кулланып, видео, фото төшерә ала», — диде ул.

Битлекне шушы сылтамадан кулланып карарга мөмкин. «Габдулла Тукай иҗатына, туган телебезгә битараф булмаган һәр кешегә, бигрәк тә милләттәшләребезгә, флешмобка кушылырга чакырам. Әлеге битлекләрне киеп, Тукай сүзләренә язылган җыр һәм инструменталь әсәрләрнең, шигырьләрнең видеоязмасын #МинемТукай хештегы белән урнаштырырга була», — дип сөйләде Дамир Хөснетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot