Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры балаларның дөрес тәрбиясенә комачаулык итүче проблемаларны атады
Фәлсәфә фәннәре докторы, КФУ профессоры, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының социаль фәлсәфә кафедрасы мөдире Ольга Порошенко балаларның дөрес тәрбиясенә комачаулык итүче проблемаларны билгеләп узды. Ул Дәүләт Советында ватанпәрвәрлек тәрбиясенә багышланган утырышта Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»ндә тәрбия системасында культурологик караш турында сөйләде.
«Тәрбия – гомер-гомергә шәхес үсешенә йөз тоткан эшчәнлек. Соңгы дистә елларда совет моделе идеалы җимерелүен күрдек. Тәрбия белем системасы максатларыннан чыгарылып та торган иде. Гыйлем, күнекмәләр, белем бирү технологияләре турында күп сөйләдек. Нәтиҗәдә, Россиядә ватанпәрвәрлек тәрбиясе проблемаларга юлыга: төп рухи-әхлакый кыйммәтләргә кытлык, үткәрелә торган чаралар формализмы, бюрократлаштыру, мәгълүмати куркыныч, белем бирү программаларында һәм гаммәви мәгълүмат чараларында адекват контент, педагогик методологияләр булмау. Бу конкрет проблемалар системалы проблемалардан үсеп чыга», – диде Ольга Порошенко.
Ул цифрлаштыру, интернет технологияләр, гаджетлар тәэсире проблемалар китереп чыгаруын искәртте. «Бу эмоциональ үсештә, экранга бәйлелектә чагылыш таба, гаджетлар тере аралашуны алмаштыра, игътибар таркаулыгы күзәтелә. Интернет, социаль челтәрләр гипербуллинг өчен платформа була, яшь буынның психик сәламәтлеге өчен зур проблемалар тудыра. Болар үзара шәхес мөнәсәбәтләре булдырырга теләмәүгә китерә», – дип белдерде профессор.
Ул интернеттан актив кулланучылар арасында хафалылык дәрәҗәсе арта баруын да әйтте – җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән. «Матди кыйммәтләр өстенлеге, куллану культурасы үсеше калкып чыга, рухи кыйммәтләр югала. Бүген ничек дөрес эшләргә кирәклеге, нәрсә яхшы, нәрсә начар булуы турында аз сөйлибез. Ата-аналар баласының уңышын академик казанышларында, спорттагы җиңүләрендә генә күрә. Әхлак сыйфатлары, эмоциональ тотрыклылык арткы планда кала», – дип белдерде Ольга Порошенко.
Ул балаларга ата-ана игътибары җитмәү проблемасына да тукталды. Нәтиҗәдә, бүгенге көн җәмгыятендә тулы булмаган гаиләләр арта. Күп очракта, бала шәхесенә игътибар гиперопека белән алмашына. «Чамасыннан артык опека җаваплылык, мөстәкыйльлек үсешенә комачаулык итә. Уку вакытында стресс, эш күплеге дә баланың эмоциональ хәлсезлегенә китерә. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өстәмә белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Болар да проблемалар тудыра. Шушы системалы проблемаларны хәл итү өчен, безнең илдә яңа педагогик модель кертелә», – диде КФУ галимәсе.
Ул хәзерге вакытта уңай тенденция күзәтелүен, җәмәгатьчелек фикере фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелекнең традицион кыйммәтләргә йөз тотып яшәгәнен билгеләп узды.
«Бүгенге көндә ватанпәрвәрлек дәрәҗәсе югары. Бүген 94 процент гражданин үзен патриот дип саный», – дип белдерде Ольга Порошенко. Ул «Алдынгылар хәрәкәте»нең роле дә зур булуын билгеләп узды. Бу хәрәкәт Россиядә XX гасырда балалар хәрәкәтенең дәвамы булып тора, диде Ольга Порошенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз