news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Патриотлык – яшәү рәвеше, ул кешенең гамәлләрендә чагыла

Марат Әхмәтов: Патриотлык – яшәү рәвеше, ул кешенең гамәлләрендә чагыла
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Патриотлык ул – Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт хисе генә түгел, ул Ватанга хезмәт итәргә омтылу, яшәү рәвеше дә. Аны бизмәнгә салып булмый, ул бәһасез рухи сыйфат кешенең гамәлләрендә чагыла, эше белән бәяләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламентта «Росия патриотлары» темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

Патриотик тәрбия, остазлык мәсьәләләре «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге мисалында каралды. Утырышны Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Марат Әхмәтов утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ватанпәрвәрлекнең эчтәлеге турында, аның тирән мәгънәгә ия булуы турында уйланырга киңәш итте. «Ватан нәрсәдән башлана соң? Тарихка, традицияләргә, ата-ана теленә, халыкларның рухи кыйммәтләренә карата хөрмәттән», – диде ул.

Марат Әхмәтов 2023 елда Дәүләт Советы, илдә беренчеләрдән булып, гражданнарның патриотлык тәрбиясе турында закон кабул ителгәнен искәртте. «Бу юнәлештә системалы эзлекле эш бара. Аңа бөтен хакимият органнары, сәяси партияләр җәлеп ителгән. Патриотик тәрбия буенча совет оешкан. Дәүләт программалары тормышка ашырыла», – диде.

«Халкыбызның язмышы искиткеч гыйбрәтле. Күп еллар кыйбласын югалтып, саташып, адашып, хәтта көнбатыш идеологиясенә дә табынып яшәп караган халык – без соңгы ун-унбиш елдадыр үзебезнең дөрес кыйблабызга таба барабыз – рухи кыйммәтләргә таба. Кемгәдер ошарга, ярарга тырышып, тиңләшергә омтылып түгел, үз тарихыбыз, традицияләребез бай булуын аңлыйбыз», – дип ассызыклап үтте Марат Әхмәтов.

Ул 300 меңнән артык баланы колачлаган «Алдынгылар хәрәкәте»нә активлыклары өчен рәхмәтен белдерде. Ул хәрәкәтнең яшь буынны тәрбияләүдә ролен билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов Татарстанда шәхес формалашу өчен уникаль мөмкинлекләр булдырылганын әйтте. «Сезнең киләчәгегез зур, ул мәктәп эскәмиясеннән формалаша. Нәкъ менә гаиләдә, мәктәптә ватанпәрвәрлеккә нигез салына. Ватан белән горурлану хисен укытучыларыгыз сала. Укытучыларыгының кадерен белегез. Алар сезнең өчен ихластан борчылалар, тырышалар», – диде.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ватанпәрвәрлек темасына зур игътибар бирелүе өчен рәхмәтен белдерде. «Алдынгылар хәрәкәте» эшәнлеген оештыруда системалы караш өчен рәхмәт. Татарстанда патриотлык темасы белән бәйле норматив-хокукый базага сакчыл караш өчен рәхмәт», – дип белдерде ул.

Марат Әхмәтов фикерен җөпләп, Ләйлә Фазлыева да: «Чыннан да, укытучыларыгызга гел рәхмәтле булыгыз. Алга! Җиңүләргә!» – дип теләде.

Утырышта «Алдынгылар хәрәкәте» совет чорындагы пионерия хәрәкәтенең дәвамы булырга тиешлегенә басым ясадылар. Шулай ук, катнашучылар бу хәрәкәтнең балалар бакчасыннан ук алып барылу әһәмиятен, аның файдасын да билгеләп уздылар.

Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, утырыш темасы очраклы гына билгеләнмәгән. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2026 ел Татарстанда Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. «Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына Юлламасында үсеп килүче буында патриотизм, батырлык, фидакарьлек тәрбияләүгә, шулай ук тарихи хәтерне һәм Ватанны саклаучыларның батырлыклары турындагы истәлекне саклау максатларында патриотик проектларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте» , – дип билгеләп үтте Алексей Созинов.

Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутатлары, педагоглар һәм остазлар, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot