news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме сулыкларны саклап калыр өчен яр буйларын бетон белән ныгытмаска өндәде

Нәфисә Минһаҗева фикеренчә, елгаларның ярларында яшеллек калырга тиеш.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева «Казан шәһәренең су объектлары һәм аларның торышы» лекциясендә сулыкларны саклап калу юлларын әйтте.

«Сулыкларны саклап калуның бер юлы — елгаларның яр буйларын бетон белән ныгытмау. Бетон белән ныгыталар икән, еллар үткән саен елгалар шуның аркасында юкка чыга бара. Күлләр белән дә шул ук хәл. Шуңа күрә елгаларның ярларында яшеллек калырга тиеш. Ул су басудан да коткарып кала алачак. Мәсәлән, АКШта Колорадо елгасы шундый», — диде ул Jadidfest фестивалендә.

Нәфисә ханым Сингапурда Калланг елгасының бетонлы ярларын кире үз хәленә кайтарылганын әйтте. «Хәзер яр буенда яшеллек үсеп утыра», — диде галимә.

Аның сүзләренчә, Казанда 246 су объекты бар. Шуларның 180е — күл. Иң күп сулыклар — Киров, Идел буе, Яңа Савин районнарында.

«Су объектларының бер өлешен ком белән тутырып, шул урында бина төзү популяр хәзер. Мин моны җинаятьчелек белән бер дип саныйм. Кешелеккә моннан зыян гына була. Киләчәк турында уйларга кирәк. Хәзерге „Тандем“ бинасы астында кечкенә күл һәм Комаровка елгасы булган. Ул Декабристлар урамы тирәсеннән аккан», — диде Нәфисә Минһаҗева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100