news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ галиме Нәфисә Минһаҗева Болактагы суның пычрану сәбәбен аңлатты

Спикер сүзләренчә, яңгыр сулары өчен ясалган челтәрне чистартуга 20 корылма төзү планы булган, әлегә берсе генә төзелгән.

КФУ галиме Нәфисә Минһаҗева Болактагы суның пычрану сәбәбен аңлатты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева яңгыр суларының туры Болакка агып төшүен сөйләде.

«Яңгыр сулары рәшәткә аша сулыкларга эләгә, кайчакта туры сулыкка ага. Мәсәлән, Казан үзәгендә яңгыр сулары туры Болакка агып төшә. Хәтерләсәгез, 2016 елда Болакны су басты, хәтта шарлавыклар акты. Рәшәткәләр ясарга туры килде. Шунлыктан, Болак суы һәрвакыт пычрак. Аны чистартып та карадылар — нәтиҗәсез», — диде ул Jadidfest фестивалендә.

Галимә Болакта суның һәрвакыт түбән тигезлектә булуын искәртте. «Анда су тигезлеген арттырырга ярамый. Хәзерге вакытта аның тирәнлеге нибары бер метр. Суның сыйфаты бөтенләй начар. Унбиш ел элек тигезлеген арттырып карадылар, тик биналарның подвалларына су керде», — дип аңлатты спикер.

Аның әйтүенчә, 20 урында шәһәр урамнарындагы яңгыр сулары өчен канализация челтәреннән су елга-күлләргә ага. «Ул урыннарда „үле зоналар“ барлыкка килә. Без бу мәсьәләне 1990-2000 елларда өйрәндек, карадык. Шәһәрдә яңгыр сулары өчен ясалган челтәрне чистарту өчен 20 корылма төзү планы бар иде, әлегә берсе генә төзелгән. Ул Түбән Кабан күлендә бар. Чистарту корылмалары төзү кыйммәткә чыга», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100