Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 51нче мәктәбендә мигрант балалары өчен адаптацияләү алымын тәкъдим иттеләр
Казан шәһәренең 51нче урта мәктәбендә рус телен өйрәнә генә башлаган һәм мәктәпкә керү өчен тест үтә алмаган мигрант балалары өчен өстәмә дәресләр булдырылган. Бу балаларга тизрәк белем бирү процессына уңышлы кушылырга ярдәм итү максатыннан булганын сөйләде мәгариф учреждениесе директоры Рөстәм Хаҗиев.
«Курслар уңай нәтиҗәләр бирә. Без балаларны тугызынчы һәм 11нче сыйныфлардан соң ныклы белем фундаменты белән чыгарабыз. Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның Татарстанда калып, республикада эшләве сөендерә торган күренеш, әлбәттә. Рус телен өйрәнү буенча курслар бездә 5 елдан артык эшли. Шуңа күрә тәҗрибә белән уртаклашырлык нәтиҗәләр, мактанырлыгыбыз бар. Алар дәресләрдән соң теләк буенча үткәрелә. Ата-аналар үзләре дә баланың мәктәптә уңышлы укуын телиләр. Әгәр без баланың рус телен начар белүен күрәбез икән, ата-аналарга балаларын шушы курсларга китерергә киңәш бирәбез», – дип белдерде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Рус телен начар белгән укучы өч ай эчендә яше буенча кирәкле белемнәрне үзләштерсен өчен атнага бер сәгать өстәмә дәресләр дә җитүен дә әйттеләр мәктәптә.
«Нигездә уку йортыбызда якын чит илләрдән булган балалар белем ала. Быел мигрантларның балалары буенча статистика ясадык һәм Азәрбайҗаннан укучылар күбрәк икәнен ачыкладык. Хәтта Африкадан да бер бала укый. Ата-аналары укырга керү өчен безнең мәктәпкә документларын тапшырган барлык балалар да рус теленнән тестны уңышлы үттеләр һәм укыйлар. Күптеллелек һәм күпмилләтлелек — кыенлык түгел, ә байлык, дип исәплибез. Бу безне үзара аңлашырга, хөрмәт итәргә өйрәтә һәм киләчәктә балаларга күбрәк мөмкинлекләр ача. Без һәр бала үзен бердәм коллективның бер өлеше итеп тоя торган шартлар тудырабыз», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән алынган статистика мәгълүматы буенча 90 процентка якын мигрантлар балалары Россия мәктәпләренә укырга керә алмаячак. Апрель-август айларында мәктәпкә керү өчен документлар чит ил гражданлыгы булган 23 616 балага тапшырылган. Шул ук вакытта документларның тулы комплектын бик аз өлеше генә җыеп биргән. Россиядә барлыгы 5940 мигрант баласы рус теленнән тест язган, шуларның 2964 – аның биремнәрен уңышлы үтәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз