news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мигрант балалары рус телен өйрәнү буенча фикерләре белән уртаклашты

Мигрант балалары рус телен өйрәнү буенча фикерләре белән уртаклашты
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның 51нче санлы мәктәбендә белем алучы чил ил гражданнары балалары рус телен өйрәнүгә, уку оешмасындагы мохиткә карата фикерләрен җиткерделәр.

«Рус телен бик теләп өйрәнәбез, бик матур тел ул. Мин үзем таҗик егете булам. Мәктәбебездә милләтләрне аеру юк, бөтенебез дә туганнар кебек. Рус теле дәресләре авыр бирелми, җиңел. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Дәрестән тыш чараларда да актив катнашам», – дип сөйләп алды Абдулбосит Пулотов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Абдулбоситның сыйныфташы Оятилло Мәмәтҗанов та дустының сүзләрен раслап, фикерләре белән бүлеште.

«Безнең мәктәптә уку катлаулы түгел, укытучыларыбыз мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Рус теленнән «5» билгесе диярлек минем. Рус телен үзлектән дә өйрәнергә тырыштым. Рус телендә иркен аралашабыз, сыйныфта бөтенесе белән дә дустанә мөнәсәбәттәмен. Бергәләп төрле чараларда катнашабыз, бер-беребезгә кунакларга йөрешәбез. Аннары бездә төрле милли ризыкларга багышланган чаралар да еш үтә, шулай итеп без халыклар мәдәнияте белән танышабыз. Үзем татар халкының чәк-чәген нык яратам. Киләчәктә дә Татарстанда укыйсым, яшисем килә. Инженер-программист булырга хыялланам. Әле имтиханнарга әзерләнәм», – дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш, бердәм дәүләт имтиханнарына ныклап әзерләнүен, инглиз һәм информатика фәннәрен яратуын да әйтеп китте. Үзбәк телен аңлый, ләкин, ул телдә начар сөйләшүен дә билгеләп үтте. Шулай ук укучы, чит илдән үсә төшкәч килгән сыйныфташларнына рус телен өйрәнү берникадәр катлаулы булуын да ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Россия Федерациясе мәктәпләренә укырга керү өчен мигрант балаларына тест үткәрү агымдагы елның 1 апреленнән гамәлгә кертелде. Сыйфатлы белем бирү процессын тәэмин итү максатларында балигъ булмаган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар рус телен белү дәрәҗәсен расларга тиеш. Тестны уңышлы уза алмау Россия гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып тора. Мондый очракта укучы 3 ай яңадан әзерләнеп, тест язып карый ала. Тестны яңадан әзерләнеп эшләп карау мөмкинлекләре чикләнмәгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot