news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның бер гимназиясенә укучы пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән

Гимназиядә укулар гадәти тәртиптә дәвам итә.

Казанның бер гимназиясенә укучы пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән
Полина Шевчук

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 7нче гимназиясендә бер укучы мәктәпкә пычак һәм пневматик пистолет күтәреп килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Кайбер мәгълүматлар буенча, X класс укучысы унике өлкән сыйныф укучысын тоткын итеп алган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Чыганак мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта укучы полиция бүлегендә, аның белән әңгәмә үткәрәләр.

Гимназия укучылары һәм укытучыларының берсе дә зыян күрмәгән. Укулар гадәти тәртиптә дәвам итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot