news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 40нчы гимназиясе бинасында шартлаткыч җайланмалар табылмады

Низаг дәрескә электрон тәмәке алып килгән укучы белән укытучы арасында килеп чыккан.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, тикшерү нәтиҗәсендә Казанның 40нчы гимназиясендә шартлаткыч җайланмалар табылмаган.

Эвакуация вакытында мәктәптән 300 укучы һәм 30 хезмәткәр чыгарыла. Низаг дәрескә электрон тәмәке алып килгән укучы белән укытучы арасында килеп чыккан. Башта педагог укучыга кисәтүләр ясаган, аннары тәмәкесен тартып алган.

Моңа җавап итеп, укучы мәктәп бинасын шартлату белән янаган һәм үзен агрессив тота башлаган. Шуңа бәйле рәвештә саклык чаралары күрелгән.

Уку процессы дәвам итә, ә мәктәп укучысы белән хәзер психологлар эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100