news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның 40нчы гимназиясендә укучыларны эвакуацияләгәннәр

Бер укучы, мәктәпне шартлатырга һәм бөтен кешене атып үтерергә янаган.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»).«Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булганча, Казанның Бертуган Касыймовлар урамындагы 40нчы номерлы гимназиясеннән укучыларны эвакуацияләгәннәр. Бер укучы, мәктәпне шартлатырга һәм бөтен кешене атып үтерергә янаган.

Агентлыкка мәгълүм булганча, яшүсмернең электрон тәмәкесен тартып алалар, шуннан соң тегесе ачуланып, бөтен кешене атарга җыенуы хакында кычкыра башлый.

Мәктәптән 200 баланы эвакуациялиләр. Вакыйга урынына бинаны тикшерүче махсус хезмәтләр килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot