news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Пензага авиарейслар ачыла

Рейслар атнага биш тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбедә башкарыла.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 15 августта "Оренбуржье" авиакомпаниясе Казаннан Пензага авиарейслар ача. Бу хакта "Казан" халыкара аэропортының матбугат хезмәте җиткерә.

Рейслар атнага биш тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбедә башкарыла. Билетлар инде бүгеннән үк сатуга чыккан. Очыш расписаниесе һәм башка мәгълүматлар белән пассажир ташучы оешманың рәсми сайтында танышып була.

news_right_1
news_right_2
news_bot