news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Ларнакага авиарейс ягулык җитмәү сәбәпле 2 сәгать 10 минутка тоткарланган

Авиакомпания вәкилләре булган ягулыкны үлчәп, акт төзегән һәм полициягә гариза тапшырган.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). “Россия” авиакомпаниясенең Казаннан Ларнакага рейсы, ягулык җитмәү сәбәпле,  2 сәгать 10 минутка тоткарланган, дип хәбәр итә "РИА Новости" пассажир ташый торган оешманың рәсми вәкиленә сылтама белән.

2017 елның 6 августында Казан аэропортыннан Ларнакага FV5827 рейсын әзерләгәндә очкыч командирыннан ягулык салып бетерелмәү сәбәпле, тикшерү чаралары үткәрүне сорап мөрәҗәгать кергән. Авиакомпания вәкилләре булган ягулыкны үлчәп, акт төзегән һәм полициягә гариза тапшырган.

Тикшерүләр үткәрү рейсны 2 сәгать 10 минутка тоткарлауга китергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot