news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Калининградка яңа авиарейс ачылды

Рейслар атнага ике тапкыр була.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казан белән Калининградны яңа авиарейс тоташтырды. Очышлар атнага ике тапкыр ясала. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте Казан аэропортына сылтама белән хәбәр итте.

Казаннан самолет пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтә очып китә, Калининградка 13.55 сәгатьтә килеп җитә.

Калининградтан рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00.15 сәгатьтә китә, Казанга 3.45 сәгатьтә килеп җитә.

Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Калининградтагы вакыт Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә «калыша».

Әлеге очышлар программасы 23 октябрьгә кадәр планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot