news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Ашхабад аша Дубайга авиарейс ачыла

Очышлар 29 ноябрьдә ачыла һәм кышкы сезон азагына кадәр дәвам итә.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). “Төрекмәнстан” авиакомпаниясе Казаннан Ашхабад аша Дубайга яңа транзит юнәлеш ача. Очышлар 29 ноябрьдә ачыла һәм кышкы сезон азагына кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.

Өлкән пассажирлар өчен билет бәясе эконом-класс өчен анда һәм кирегә, салым һәм барлык җыемнарны да исәпләгәндә 17 мең сумнан башлана. Ә бер якка – Казаннан Дубайга бәя – 8 мең сум, кире юнәлештә 9,8 мең сум булачак. Билет бәясенә бер пассажирга 25 килограммга кадәрге багажны бушка алып бару да кергән.

Казаннан очышлар һәр чәршәмбе 23.20 сәгатьтә башкарыла. Ә Дубайдан рейслар чәршәмбе (10.45) һәм якшәмбегә (17.00) билгеләнгән. Пассажирларга Boeing737 – 800NG самолеты хезмәт күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot