Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
KazanMall сәүдә үзәгендә «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәдә «Азат хатын» журналы тышлыгында булган хатын-кызлар тәкъдим ителә.
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). KazanMall сәүдә үзәгендә «Сөембикә» журналы оештырган «Тышлыкта — кызлар елмая» фотокүргәзмәсе ачылды. Биредә «Азат хатын» журналы тышлыгында төшкән гүзәл затлар тәкъдим ителә.
«Сөембикә» журналы «Азат хатын» тышлыгында чыккан хатын-кыз геройларны эзләп тапкан. Проект 2019 елның август санында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башланган. Аның максаты — хатын-кызның хезмәт юлы, тормышы аша Республиканың уңышларын күрсәтү.
«Күргәзмәне карагач шуны аңлыйсың: элек тә, бүгенге көндә дә бөтен тормыш - хатын-кыз кулында. Алар поезд йөртә, балаларны дәвалый, сыерлар сава, укыта. Барысы да хатын-кыз язмышы белән бәйләнгән. Милләтебезнең бөеклеген, матурлыгын шушы күргәзмәдә күрергә була», — дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Аның сүзләренчә, күргәзмәнең сәүдә үзәгендә ачылуының төп максаты — халыкка якын булу һәм әлеге геройларны таныту.
Әлегә кадәр күргәзмә «Татмедиа» галереясендә һәм «Ел хатын-кызы» конкурсында тәкъдим ителгән иде. «Сөембикә журналының баш мөхәррире Лариса Маликова сүзләренчә, күргәзмә халык арасында резонанс уяткан. «Халык күргәзмәне яратып өлгерде, шуңа да аны кеше күп йөри торган мәйданга чыгарырга булдык», — ди ул.
«Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе 10 мартка кадәр эшләячәк.
Галерея: KazanMall сәүдә үзәгендә «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсеннән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз