news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналы «Азат хатын» тышлыгында чыккан хатын-кыз геройларны эзләп тапкан

«Татмедиа» галереясында «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе ачылды.

«Сөембикә» журналы «Азат хатын» тышлыгында чыккан хатын-кыз геройларны эзләп тапкан
Рамил Гали

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сөембикә» журналы кайчандыр «Азат хатын» тышлыгында чыккан хатын-кызларны эзләп тапкан.

Проект 2019 елның август санында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан башланган булган. Аның максаты — хатын-кызның хезмәт юлы, тормышы аша Республиканың уңышларын күрсәтү.«Татмедиа» бинасында «Сөембикә» журналы оештырган «Тышлыкта — кызлар елмая» фотокүргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдәге тышлыкларда төзүче, укытучы, терлекче, машина йөртүче, хәрби хезмәткәр, селекция белгече, СССР Югары Совет депутаты, Хезмәт герое, Олимпия чемпионы булган хатын-кызларны күрергә мөмкин. Анда унҗиде тышлык тәкъдим ителә.

«Күргәзмәнең төп әһәмияте — утыз еллык күчеш булу. Хатын-кызлар һәрвакыт матур булган, Татарстан халкының төп байлыгы — хатын-кызлар. Алар сыер сава, дәвалый, машина йөртә, тимер юл ясый. Бу күргәзмәнең төп мәгънәсе — бөтен тормышының, көчнең хатын-кыз кулында булуын күрсәтү», — дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова ул геройларны эзләп табу идеясе белән күп еллар янып йөрүен әйтте.

«Геройларны эзләп табу җиңел булмады. Кемдер фамилиясен, яшәү урынын үзгәрткән, ул чактагы колхоз-совхозлар урынына фермерлык җәмгыятьләре барлыкка килгән, кайбер оешмалар бөтенләй юкка чыккан. Беренче булып без тимер юлда эшләүче хатынны эзләп таптык, шуннан эшли башладык. Кайбер геройларны таба алмадык», — дип сөйләде баш мөхәррир.

Күргәзмәдә 45-50 ел элек тышлыкта чыккан хатын-кызларны да күрергә була. «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе шулай ук сәүдә үзәкләрендә тәкъдим ителәчәк.

 


Галерея: «Тышлыкта — кызлар елмая» күргәзмәсе ачылудан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100