news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанга татар халкы тарихын өйрәнгән галимнәр җыела

Төрле төбәкләрдән килгән галимнәр бүгенге заман шартларында татар теленең торышы турында фикер алышачак.

(Казан, “Татар-информ”, 15 ноябрь, Мөршидә Кыямова). Татарстан Фәннәр академиясендә 16-17 ноябрь көннәрендә 10.00 сәгатьтә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Фәннәр академиясе, Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге оештырган фәнни-гамәли халыкара конференциядә глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге хакында фикер алышачаклар. Конференциядә берничә секция һәм түгәрәк өстәл эшләячәк. 

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Екатеринбург, Омск, Бишкәк, Минск шәһәрләреннән килгән галимнәр төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның дини яктан яшәеше, глобализация шартларында татар теленең торышы турында чыгыш ясарга җыена.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100