news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукайның Пермь краенда яшәүче туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышачак

«Таң» газетасының баш редакторы Эльмарт Уразов, Рафик Акманаев, Альфия Якупова һәм 9 яшьлек Динара Мөстәкыймова Казанга кунакка килде.

Тукайның Пермь краенда яшәүче туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышачак
https://tatar-congress.org

(Казань, 21 август, «Татар-информ»). Казанга Пермь краеның Барда районныннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары килде. Габдулла Тукайның әнисе ягыннан бабасы — Зиннәтулла картның оныклары Татарстан белән танышачак.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, милләттәшләребез 3 көн дәвамында Казан һәм Татарстанның тарихи урыннарын карарга ниятли. Алар Татарстан Язучылар берлегендә булачак, Яңа Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авыллары, Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән танышачак., шулай ук Иске татар бистәсе һәм Казан кирмәнендә экскурсия, Тукай һәйкәлләренә чәчәк салу планлаштырылган.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда башкалабызга чакырган иде.

20 августта «Таң» газетасының баш редакторы Эльмарт Уразов, Рафик Акманаев, Альфия Якупова һәм 9 яшьлек Динара Мөстәкыймова Бөтендөнья татар конгрессына килделәр һәм «Дөнья студиясе»ндә тапшыруда катнаштылар.

  • Казанга Бардадан Тукайның Зиннәтулла бабасы нәселенең варислары килде, дип хәбәр иткән идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100