Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Бардадан Тукайның Зиннәтулла бабасы нәселенең варислары килде
Тукайның туганнары — Рафикъ Акманаев, Эльмарт Уразов, Әлфия Якупова һәм Динара Мөстәкыймова Татарстанда өч көнлек сәфәрдә булачак.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тукай белән бер нәсел дәвамчылары Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанга кунакка килде. Кунаклар поезддан төшеп Мәрҗани мәчетенә барып җомга намазын укыгач та Татарстан Язучылар берлегенә килделәр.
«Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров Бардада яшәгән кеше. Без аларның туганнары. Әмирхан Әмировның ике улыннан җиде оныгы булган. Менә без шул оныкларның берсеннән таралган нәсел дәвамчылары инде. Мин Тукайның әнисе ягыннан бишенче буын булам», — дип үзе белән таныштырды Барда мәчете имам-хатыйбы Рафикъ Акманаев.
«Татар халкының бөек шагыйре белән бер нәселдән булу шулкадәр зур горурлык ул. Тукайның бит әнисе ягыннан тамырлары Бардада. Зиннәтулла бабай биредә үскән», — дип горурланып сөйләде Барданың 84 яшьлек аксакал карты.
Барда кызы Динара Мөстәкыймова — Тукайның 8 нче буын туганы — Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйләде.
«Быел май аенда Президентыбыз Пермь краена эшлекле сәфәр кылганда милләттәшләребез белән очрашу өчен Барда төбәгенә килде. Беренче эш итеп Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Шунда Тукайның туганнары белән күрешеп аларны кунакка чакырды», — дип ачыклык кертте Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев.
Тукайның туганнары — Рафикъ Акманаев, Эльмарт Уразов, Әлфия Якупова һәм Динара Мөстәкыймова Татарстанда өч көнлек сәфәрдә булачак. Иртәгә кунакларны Арчада көтәләр. Алар биредә Яңа Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авылларында, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булачаклар.
Өченче көнне Иске татар бистәсендә һәм Казан Кремлендә экскурсия, Яңа татар бистәсе зиратына барып Тукай каберенә чәчәкләр салу планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз