Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казандагы Халыкара Мәгариф министрлары форумында: Суверен дәүләтнең нәрсә икәнен аңлыйбыз
Казанда баручы «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара Мәгариф министрлары форумында Россия мәктәпләре өчен булдырылган бердәм дәреслекләр темасы да күтәрелде. РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский мәктәп мәгарифендәге тарихның ролен билгеләп үтте.
«Без суверен дәүләтнең нәрсә икәнен аңлыйбыз. Бу дәүләт үзе һәм үз халкы өчен үзе хәл итә, ничек үсештә булырга, нәрсә төзергә, нәрсә сатып алырга, ничек яшәргә, үз балаларын ничек үстерергә һәм аларны ничек өйрәтергә, дигән карарны үзе кабул итә. Балалар мөстәкыйль илнең мөстәкыйль гражданнары булып үсәрме? Бу бездән тора. Берничә ел элек Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләр өчен тарих дәреслекләре линейкасын эшләргә кушты», – диде Мединский.

Мединский чит илләрдән килгән кунакларга мәктәпләр һәм училищелар өчен 16 томнан торган бердәм тарих дәреслекләре линейкасын тәкъдим итте. Россиянең югары сыйныф укучылары мондый дәреслекләрне ике ел элек алганнар. Калган барлык укучыларга быелның 1 сентябреннән бирәчәкләр.

«Без дәреслекләр эшләүне дәвам итәбез, аларны даими рәвештә интерактив – визуаль эчтәлек белән тулыландырып торабыз. Иң мөһиме, укучы даталарны һәм саннарны ятламасын, ә мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешләрен ясарга өйрәнсен. Нәкъ шул вакытта ул фикер йөртергә өйрәнер. Бигрәк тә мин Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренә мөрәҗәгать итәм, тарих безнең халыкларны аермавы, ә берләштерүе мөһим», – дип билгеләп үтте ул.

- Форумны Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарихым» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз