news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – мәгариф һәм фән өлкәсендә лидерларның берсе булып кала

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – мәгариф һәм фән өлкәсендә лидерларның берсе булып кала
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Киләчәкне формалаштырып» Халыкара Мәгариф министрлары форумы делегатларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Форум Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында 11-12 июнь көннәрендә уза.

«Безнең республика – алдынгы технологияләр, куәтле сәнәгать базасы, халыкара партнерлыкка ачык булган динамикалы рәвештә үсә торган төбәк. Татарстан – мәгариф һәм фән өлкәсендә лидерларның берсе булып кала. Төбәктә 6 меңнән артык мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү оешмалары, Россиянең топ-100 университетын кертеп, 45 югары уку йорты, 120 фәнни оешма урнашкан. Уртак белем бирү программалары һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлешендә чит илләр белән актив рәвештә халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек алып барыла», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов күргәзмәләр белән танышканда

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Мәгарифтәге инновацияләр аша киләчәкне дә булдырабыз. Кискен трансформацияләр шартларында мәгариф һәм фән – кадрлар әзерләү, технологик лидерлык, мәдәни һәм рухи мирасны саклау аша илләрнең тотрыклы үсешендә төп факторга әверелә. Республика Хөкүмәте академикларга ярдәм итүнең үз проектын – «Алгарыш» грантын тормышка ашыра. Бу – Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы мәгариф оешмаларында стажировкалар үткәрергә мөмкинлек бирә», – диде Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

ТР Рәисе сүзләренчә, бүген ярдәм алган һәр талант иртәгә бөтен ил өчен прогресс двигателе була ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot