news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда заманча татар мәдәнияте турында лекцияләр була

Йолдыз Миңнуллина, Нияз Игъламов, Нурбәк Батулла һәм башка танылган иҗат әһелләре хәзерге татар сәнгатендәге хәрәкәтләр турында сөйләячәк.

(Казан, 21 март, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Ачык университет" белем бирү платформасы 4 апрельдә заманча татар мәдәниятенә багышланган яңа курс лекцияләрен башлап җибәрәчәк. Бу хакта проектның оештыручысы "Акыл фабрикасы" гамәли белем бирү мәктәбе үзенең социаль челтәр сәхифәсендә хәбәр итә. 

Лекцияләрдә татар музыкасы, кино, бию, әдәбият, архитектура һәм театр өлкәләрендәге үсеш-үзгәрешләр һәм хәрәкәтләр турында сөйләнәчәк. Лекторлар исемлегендә - шагыйрь Йолдыз Миңнуллина, театр белгече Нияз Игъламов, биюче Нурбәк Батулла, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, музыкант Рәдиф Кашапов һәм башкалар.

Дәресләр бер ай дәвамында атнага ике тапкыр пәнҗешәмбе (19.00 - 20.30) һәм шимбә (13.00 - 16.00) Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57) узачак. Бу курс журналистларга, сәнгать белгечләренә, укытучыларга, студентларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә кызык булачак, дип яза проектның оештыручылары.

Катнашырга теләүчеләргә 30 мартка кадәр гаризаларны онлайн тапшырырга кирәк.

  • Әлеге курс - "Ачык университет"ның икенче проекты. Моңа кадәр февральдә университет урта гасыр тарихына багышланган лекцияләр ачып җибәрде. Апрель аенда курсны тәмамлаучылар дәүләт тарафыннан расланган таныклыклар алачаклар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100