ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак

28 гыйнвар 2019, 17:26 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак "Ачык университет" проектының беренче дәресләре урта гасыр тарихы турында булачак, - ди аның кураторы Айрат Фәйзрахманов.

(Казан, 28 гыйнвар, "Тата-информ", Айдар Әхмәдиев). Февральдә эшли башлаячак “Ачык университет” белем бирү проектының лекцияләре 90 процентка татар телендә алып барылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, проектның кураторы Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ”га үзе хәбәр итте.

"Бу проектны без урта гасыр тарихына багышланган "Каһаннан алып Казан ханына кадәр" исемле курс белән башлап җибәрәбез. Киләчәктә безнең заман тарихына да күчәрбез. Лекцияләрнең 90 проценты татар телендә булачак", - диде ул.

Әлеге курс утыз дәрестән тора. Ул 9 февральдән алып ике ай буе дәвам итәчәк. Дәресләрне татар тарихчылары Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Аскар Гатин һәм башкалар атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм шимбә - Пушкина урамы, 54 йортта алып барачаклар.

"Киләчәктә этнология, медиа, блоггинг, театр һәм башка темаларга лекторий әзерләргә планнар бар", - ди Айрат Фәйзрахманов.

Курс тулысынча түләүсез. 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10