Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгыннан соң хастаханәгә салынган балаларның хәле билгеле
Табиблар әйтүенчә, биш бала хастаханәгә салынган.
(Казан, 5ноябрь, “Татар-информ”). Табиблар “Татар-информ”га Казан үзәгендәге янгыннан соң хастаханәгә салынган балаларның хәле турында сөйләде. Алдарак Казан үзәгендәге күпкатлы бинада чыккан янгыннан биш баланың Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрелүе хәбәр ителгән иде.
“Тугыз яшьлек, җиде яшьлек ике бала һәм биш яшьлек ике бала хастаханәдә ята. Барысының да хәле – канәгатьләнерлек”, - диделәр ДРКБда.

- “Татар-информ” агентлыгы бүген иртән Назарбаев урамы 54 нче йортта янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Янгын сүндерүчеләр өстәге катлардан биш кешене коткарган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
- Янгыннан барлыгы 28 кешене, шул исәптән 13 баланы коткарганнар. Тагын 20 кеше бинадан үзләре чыккан. Соңрак балалардан башка, өч олы кешенең дә хастаханәгә җибәрелүе билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз