ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә янган күпкатлы бинаның өстәге катларыннан биш кешене коткарганнар

5 ноябрь 2019, 11:49 , Фото: ГУ МЧС РТ

Казан үзәгендә янган күпкатлы бинаның өстәге катларыннан биш кешене коткарганнар Хәзерге вакытта Назарбаев урамындагы тугыз катлы бинада янгын сүндерелгән.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда ут капкан күпкатлы бинадан биш кешене коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын бүген, 9:44 сәгатьтә, Назарбаев урамы 54 нче йортта чыккан. Урында №1 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре 4нче каттагы кухня януын ачыклаган. Өстәге катлардагы кешеләр ярдәм сораган.

Янгын сүндерүчеләр автомат күтәргеч һәм автобаскыч ярдәмендә өстәге катлардан биш кешене коткарган.

10:22 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10