Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда йөк машинасы бәрдерүдән Ломжа базарында сәүдәгәрләр зыян күргән
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу юл һәлакәтендә биш кеше имгәнгән.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда йөк машинасы бәрдерүдән зыян күргән кешеләр - нигездә Ломжа базарында сату итүче өлкән сәүдәгәрләр.
«Ломжа урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән. Нигездә, бу өлкән кешеләр. Ашыгыч ярдәм бригадалары аларны Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китерде. Хәзерге вакытта аларны хастаханәгә салачаклар. Пациентларның хәле уртача авырлыкта», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» Ломжа урамында Ала-Дим базары янында йөк машинасының тротуарга чыгып, берничә кешене бәрдерүен хәбәр иткән иде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз