news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыга

Уеннар Гимнастика үзәгендә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә, КАИ — ОЛИМП спорткомплексында, «Мирас» һәм «Тулпар» стадионнарында, «Урам» экстрим-паркында, шулай ук «Ак барс» көрәш сараенда була.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда 4-11 сентябрьдә узачак БДБ илләре уеннарына билетлар 12 августта сатуга чыгачак.

«Трибуналар белән җиһазландырылган объектларга билетлар сатуны оештырачакбыз. Аларны бердәм бәядән — 300 сумнан сату планлаштырылган», — диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, билетлар Гимнастика үзәгенә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгенә, КАИ — ОЛИМП спорткомплексына, «Мирас» һәм «Тулпар» стадионнарына, шулай ук «Ак барс» көрәш сараена сатылачак. «Урам» экстрим-паркына керү ирекле булачак. Бадминтон үзәгендә, шулай ук ату буенча барлык ярышлар да тамашачыларсыз узачак.

Пандемия шартларында трибуналарны яртылаш кына тутыру рөхсәт ителгән. Владимир Леонов җанатарлардан прививка турында белешмә соралмаячагын әйтте. Уеннарны карарга килгән кешеләргә битлек кию һәм башка санитар таләпләрне үтәү мәҗбүри булачак.

Алдарак билгеле булганча, 4-11 сентябрьдә Казанда беренче БДБ илләре уеннары узачак. Биредә ун илдән 1,5 мең спортчы катнашыр дип көтелә. 16 спорт төре буенча ярышларда 184 медальләр комплекты уйнатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100