Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда укытучыларга багышланган музей һәм һәйкәл ачыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шаяхмәтова Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катында укытучыларга багышлап, музей ачылачагын әйтте.
«Идеянең авторы – мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Музей институт директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә эшләячәк. Музей укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре өчен уку-укыту системасы тарихын колачлаячак», - диде ул чыгарылыш кичәсендә институт сәхнәсендә.
Шулай ук ул Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачарга җыенулары турында сөйләде. «Элекке милли-мәдәни үзәге – хәзерге Татарстан Милли китапханәсе урнашкан Казансу елгасы буенда укытучыга багышланган сквер булачак, шунда быел укытучыларга һәйкәл дә куярга җыенабыз. Музей да ачарга, һәйкәл дә ачарга омтылабыз, чөнки укытучы – дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе», - диде Роза Шаяхмәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз