news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Тынычлык бистәсендәге «Камил» мәчетенең исеме кем хөрмәтенә куелганын әйтте

Мөфти Тынычлык бистәсендәге «Камил» мәчетенең исеме кем хөрмәтенә куелганын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә ачылган «Камил» мәчетен башкача — «Мөхәммәд» дип атау планлаштырылган булган. «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев мәчет төзелешенә зур өлеш кертә. Аны төзү эшләре 2019 елда ук башланган. Миңнегалиев үз ярдәмен 4 елдан соң тәкъдим итә, һәм 2023 елның декабрендә инде актив төзелеш эшләре башлана.

«Мәчеткә Роберт Миңнегалиевнең мәрхүм улы Камил Миңнегалиев истәлегенә «Камил» исемен бирү «Казан Экспо» генераль директорының ярдәм итү шартларының берсе булды», дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Әгәр мәчетне «Камил» дип атасак, аны минем өчен төзегәннәр дип уйларлар дигән идем», — дип искә төшерде мөфти. Һәм бу «куркулар» акланырга мөмкин. Мөселманнар җәмгыятеннән ерак торган кеше нәкъ менә шулай уйларга мөмкин, чөнки мәчет имамы шәхсән республика мөфтие булды.

Мөфти биредә җомга вәгазьләрен үткәрәчәк, ә ул булмаганда, баш имам вазифаларын шул ук бистәдә яшәүче «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тәрбияләнүче башкарачак. Мәчет буш тормаячак.

«Минем монда якын-тирәдә яшәвем күпләргә билгеле. Мин төнге һәм иртәнге намазларда катнашырга тырышачакмын», - дип өметләнә Камил хәзрәт.

Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә «Камил» мәчете ачылды. Ачылышта Рөстәм Миңнеханов, шулай ук яңа мәчет имамы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Җәмил Сәлимгәрәев язмасы тәрҗемә ителде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100