news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Казанда яңа төзелгән «Камил» мәчетен ачты

Татарстан Рәисе Казанда яңа төзелгән «Камил» мәчетен ачты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Тынычлык бистәсендә яңа төзелгән «Камил» мәчетен ачты. Мәхәллә кешеләре биредә беренче тапкыр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазы укыды.

Мәчетне сафка бастыруга «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиевның гаиләсе зур өлеш керткән. Аллаһ йортына улы Камил Миңнегалиев хөрмәтенә «Камил» исемен биргәннәр.

«Камил» мәчете комплексы Тынычлык бистәсендә (Новосельская урамы, 105 Б) урнашкан. Иман йорты янында административ бина урнашкан, анда тәһарәтханә, имам бүлмәсе һәм хатын-кызлар залы да булган мәҗлесханә бар.

«Бу бистәдә яшәүчеләрнең еш кына су белән бәйле проблемалары килеп чыгу сәбәпле, чишмә дә төзедек. Аның суы бик чиста», – дип белдерде Миңнегалиев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Камил» мәчетенең имамы итеп билгеләнде.

«Татар-информ» видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot