news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда троллейбус белән автобус бәрелешкән авариядә алты кеше имгәнгән

Казанда троллейбус белән автобус бәрелешкән авариядә алты кеше имгәнгән
шаһитлар

Бүген Казанның Ямашев проспектында «Ак Барс Арена» каршында көндезге 12 сәгать тирәсендә автобус белән троллейбус бәрелеште. Биредә алты кеше имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Имгәнүчеләр арасында бер бала да бар.

«Зыян күрүчеләрнең барысын да оператив рәвештә шәһәр хастаханәләренә илттеләр. Алар тиешле ярдәм күрсәтелә», – диделәр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot