news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус белән троллейбус бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Казанда автобус белән троллейбус бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
шаһитлар

Бүген Казанның Ямашев проспектында «Ак Барс Арена» каршында көндезге 12 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды.

«Татар-информ»га вакыйга шаһитлары сөйләвенчә, автобус хәрәкәт иткән вакытта алда барган троллейбусның артына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте урынында төшерелгән фотоларда автобусның алгы пыяласының тулысынча ватылган булуы күренә.

Хәзерге вакытта бер зыян күрүче турында билгеле, ул – автобусның йөртүчесе. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot