Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда трамвайлар бәрелешендә зыян күргән ир-атның аягын кискәннәр
Операциядән соң хәл уңай якка үзгәрмәгән, абсцесс башланган.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанда табиблар ике трамвай бәрелешендә зыян күргән ир-атның аягын ампутацияләргә мәҗбүр була. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына 7нче Казан хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк агентлык аякны саклап калу операциясе берничә сәгать дәвам итеп, уңышлы узганлыгын хәбәр иткән иде.
«Кызганыч, хәл үзгәрде. Абсцесс башланды», - диделәр клиникада.
Хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-атның аягы ныгып китмәгән.
Исегезгә төшерәбез, кичә Себер трактында Казанда ике трамвай бәрелеште. Моның сәбәбе - аларның берсе дистанцияне сакламаган. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән - ике трамвай йөртүче һәм ике кондуктор. 50 яшьлек ир-ат бик авыр җәрәхәт алган – аның аягы өзелеп чыга язган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз