news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике трамвай катнашындагы авариядә зыян күргән ирнең өзелгән аягын теккәннәр

Пациент хәзер реанимациядә ята, аның хәле авыр.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, операция берничә сәгать дәвам иткән һәм уңышлы узган.

Агентлык кичә иртәнге җиделәр тирәсендә Казанның Себер трактында ике трамвай бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Аларның берсе тиешле дистанция сакламаган һәм алдагы трамвайны куып җиткән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше (ике трамвай йөртүче һәм ике кондуктор) зыян күргән.

Соңрак агентлыкка билгеле булганча, авариядә бер ир-ат бик авыр тән җәрәхәте алган – аның аягы өзелгән. 50 яшьлек зыян күрүчене шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә озатканнар.

«Операция кичкә кадәр дәвам итте. Ул уңышлы узды, табиблар аякны текте. Пациент хәзер реанимациядә ята, аның хәле авыр», - дип белдерделәр агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100