news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисенең дүрт урынбасары сайланды

Казанда алтынчы чакырылыш ТР Иҗтимагый палатасының беренче оештыру утырышы узды.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген республика Дәүләт Советында алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисенең дүрт урынбасары сайланды.

«Иҗтимагый палата рәисе тәкъдиме буенча беренче утырышта оешма әгъзалары арасыннан дүрт урынбасар сайлана. Эш тәҗрибәсен, һөнәри сыйфатларны исәпкә алып, киләсе кандидатураларны тәкъдим итәм, шулай ук без Иҗтимагый палата эшендә дәвамлылыкны сакларга теләдек, — диде палата башлыгы Зилә Вәлиева.

Шулай итеп, «Спорткультавтотовары» генераль директоры Мөнир Гафиятуллин, «Татарстан — яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте Югары советы әгъзасы Анастасия Исаева, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе советы рәисе Тимур Кадыйров, Татарстан Республикасында икътисади амнистияне гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый вәкил Рафил Ногманов Иҗтимагый палата җитәкчесе урынбасарлары булды.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Зилә Вәлиева алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланды. 2013 елдан республика палатасын Анатолий Фомин җитәкләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100