news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галиме Надир Дәүләт турында истәлекләр китабы Язучылар берлегендә тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә татар галиме Надир Дәүләт турында биографик хикәят тәкъдим ителде.

«Татарстан Надир Дәүләтнең тормыш юлын яктырткан китап дөнья күрде. Ул Рушания Алтай тарафыннан төрек теленнән татар теленә тәрҗемә ителде», – дип таныштырып үтте Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова.

Китап «Бер гомеренә алты тормыш сыйдырган Надир Дәүләтнең язмышы» дип атала. Ул рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Мәскәүдә дөнья күрәчәк.

Китапның авторы галимнең хатыны – Гүзин Берил Дәүләт. Китапта галим архивыннан кызыклы фотолар да урнаштырылган.

Китап Татарстан китап нәшриятында 1000 данә тираж белән басылган.

Әлеге китап идарә утырышына килгән язучыларга таратылды.

  • Рушания Алтай – журналист, тәрҗемәче, «Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесе. «Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Надир Дәүләт турында китап тәрҗемә итә, дип язган идек.
  • Надир Ибраһим улы Дәүләт - тарих фәннәре докторы, профессор. 1944 елда Кытай Халык республикасы Мукден шәһәрендә туа. 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын, 1974 елда Германиядә Мюнхен университетын тәмамлый.
  • 1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетларында төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 елда – Төрки тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Истанбулның Едителе, Айдын университетларында эшли. Китаплары татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100