news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Надир Дәүләт турында китап тәрҗемә итә

Китап 2000 данә тираж белән Татарстан китап нәшриятында бастырылыр дип күзаллана.

«Татар-информ»ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Надир Дәүләт турында китап тәрҗемә итә
Рушания Алтай

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле галим Надир Дәүләт турында китап төрек теленнән татарчага тәрҗемә ителә башлаган. Тәрҗемә эше «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтайга йөкләнгән.

«Китап Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме буенча эшләнә. «Бер гомергә алты хаят сыйдырган Надир Дәүләтнең тормыш юлы» дип аталган китап Әдәби тәрҗемә үзәге планына кергән», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Надир Дәүләтнең 70 яшенә хатыны Берил Дәүләт тарафыннан туган көн бүләге итеп әзерләнгән китап ул. 384 битлек китапта галимнең бөтен тормышы язылган”, - диде тәрҗемәче, журналист Рушания Алтай. Ул Надир Дәүләтнең авыр балачагы турындагы өлешләрен елый-елый тәрҗемә итүе турында әйтә.

«Бу китап галим турында гына түгел, Төркиядәге татар тормышы турында да искиткеч зур чыганак. Биредә татарларның мөһаҗирлек язмышы яктыртылган. Ул вакытта татарлар бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән», — ди ул.

«Аның һәр гамәле татарлыкка хезмәт иткән, дөнья буйлап ясаган чыгышларында татарларны таныткан. Төркиядә аны милләтчелектә гаепләүче галимнәр дә булган. Без Надир Дәүләтнең зур галим икәнлеген белеп яшәдек, ләкин ул без белгәннән дә зуррак галим икән. Бу китап аша аның әле без белмәгән күп якларын ача алачакбыз», — ди Рушания Алтай.

Тәрҗемәче китапны ел азагына кадәр әзерләп бетерергә планлаштыра. Надир Дәүләтнең вафатына 30 апрельдә бер ел була. Берил Дәүләт белән Рушания Алтай китапны шул вакытка өлгертергә өметләнә.

Татарстан Язучылар берлегенең эш планына караганда, китап 2000 данә тираж белән Татарстан китап нәшриятында бастырылыр дип күзаллана.

  • Надир Ибраһим улы Дәүләт - тарих фәннәре докторы, профессор. 1944 елда Кытай Халык республикасы Мукден шәһәрендә туа. 1949 елдан бирле Төркиядә яши. 1971 елда Истанбул университетын, 1974 елда Германиядә Мюнхен университетын тәмамлый.
  • 1982 елда Германиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетларында төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 елда – Төрки тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Истанбулның Едителе, Айдын университетларында эшли. Китаплары татар, инглиз, азәрбайҗан, төрек телләрендә басыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100