Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда татар дизайнерлары үзәге ачылырга мөмкин
Марат Әхмәтов милли сувенирларның аз булуын белдерде.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мәркәз» милли креатив лабораториясенең баш мөхәррире Айзат Минһаҗи Казанда татар дизайнерларын туплаган үзәк булдырырга тәкъдим итте.
«Печән базары» фестивалендә катнашкан дизайнерларны бер бинага җыярга телибез. Ул үзәктә ел дәвамында мастер-класслар, курслар, лекцияләр дә уздырылачак. Бу проект өчен 200 квадрат метр бина кирәк. Бүгенге көндә 300гә якын татар дизайнерлары базасы бар», — дип аңлатты ул.
Айзат татар дизайнерлары үзәген Париж коммунасы, Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай урамнарындагы бер бинада ачарга кирәк дип саный.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бу тәкъдимгә кушылды. «Аһ» диярлек милли сувернирларыбыз юк, алар аз. Дизайнерларны берләштерә, очраштыра торган урын кирәк. Бу мәсьәләдә безгә Туризм комитеты һәм Мәдәният министрлыгы белән киңәшергә кирәк», — диде ул.
«Татар мәдәниятен „артта калган“ дип кабул итү бар. Шәһәр җәмәгатьчелеге һәм туристлар татар шәһәр мәдәнияте белән таныш түгел, начар сыйфатлы сувернирлар да киң таралган. Шунлыктан, дизайнер остаханәләре, мастер-класслар өчен коворкинг, сату нокталары, дизайнерларның бер урында җыелган үзәген ачарга теләк туды», — диде Айзат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз