news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тәре йөрешенә меңләгән кеше җыелды

Казанда Тәре йөрешенә меңләгән кеше җыелды
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Православие дине вәкилләре бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә Тәре йөреше чарасында катнашты.

Тәре йөреше Казан Кремленнән башланды. Анда, Благовещение чиркәве янында иртәнге алтыда ук дин тотучылар җыела башлады. Бик иртә һәм салкынча булуга да карамастан, кеше бик күп килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.

Казан Мәрьям Ана иконасына елына ике тапкыр кадер-хөрмәт күрсәтәләр: беренче мәртәбә – ул табылган көнне, 21 июльдә, икенче тапкыр – Польша-Литва интервентларын җиңгән көнне.

Православие дине вәкилләре өчен зур әһәмияткә ия бу көннәрдә меңләгән кеше Тәре йөрешендә катнаша. Моның өчен Казанга Татарстанда яшәүче дин тотучылар гына түгел, күрше төбәкләрдән дә киләләр. Күпләрнең кулында – Мәрьям Ана образы, чәчәкләр, православие изгеләренең йөзләре һәм христианлык символлары сурәтләнгән флаглар.

Тәре йөреше вакытында иминлекне тәэмин итү өчен, дин тотучылар узарга тиешле урамнарда транспорт хәрәкәте туктатылды. Юлның буеннан-буена росгвардиячеләр, полиция хезмәткәрләре һәм автоинспекторлар тезелеп баскан иде, диелә хәбәрдә.

Бәйрәм гыйбадәте шулай ук республика һәм илнең барлык чиркәүләрендә узды. Соңрак дин тотучылар Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллның 1904 елда югалган Казан Мәрьям Ана иконасы табылу турында игълан итүен белде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100