news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төшерелгән «Домой» мультфильмы кинофестивальдә иң яхшы анимация фильмы дип танылды

Мультфильм Казанның «ФИЛЬМФЭЙ» Анимация студиясе тарафыннан төшерелгән.

Казанда төшерелгән «Домой» мультфильмы кинофестивальдә иң яхшы анимация фильмы дип танылды
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 5 июль, "Татар-информ). Казанның «ФИЛЬМФЭЙ» Анимация студиясе тарафыннан төшерелгән «Домой» музыкаль мультфильмы (реж. Даниил Фәйзрахманов) “Иң яхшы анимация фильмы” номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүләкләү чарасы 30 июнь көнне Санкт-Петербургның “Ленфильм” киностудиясендә булган.

Кинофестивальдә «Домой» мультфильмы Европаның 11 шәһәрендә: Таллин, Белград, Будапешт, Вена, Прага, Дрезден, Гданьск, Варшава, Вильнюс һәм Даугавпилста күрсәтелгән. Анимация фильмы 9 май көнне Берлинда тәкъдим ителгән.

  • Мультфильм Россиянең 120 шәһәр һәм районында күрсәтелгән.

«Домой» мультфильмын карау өчен сылтама: http://filmfay.com/domoi/ 

  • "Татар-информ" агентлыгы 2017 елның ноябрь аенда җырчы Ренат Ибраһимовның FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе белән берлектә "Өйгә" ("Домой") дип исемләнгән кыска метражлы мультфильм төшерүен хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot