news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнге янгында алты кешелек гаилә үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кешеләр төтен белән агуланып үлгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казанда төнге янгында алты кешелек гаилә үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Пестель урамындагы фаҗигадән соң саксызлык буенча үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кешеләр төтен белән агуланып үлгән. Янгынның төгәл сәбәбе ачыклана», - дип искәртте Шептицкий.

Хәзерге вакытта белгечләр фаҗига булган урынны тикшерүне дәвам итә. Тикшерү өчен кирәкле экспертизалар билгеләү турындагы мәсьәлә хәл ителә.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Пестель урамындагы шәхси йортта чыккан янгынны сүндергән вакытта төшерелгән видео урнаштырган иде. Анда ут белән көрәшүчеләр өлкән яшьтәге хатын-кыз, ир белән хатын һәм өч баланың мәетен табып алган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot