Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде
Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге подвалында кыска ялганыш килеп чыккан.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда кыска ялганыш аркасында төтен баскан Төбәкара клиник-диагностика (МКДЦ) үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген өйлә вакытында Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең подвалын төтен баскан иде. Кыска ялганыш аркасында чыккан төтен беренче катка да таралган.
А һәм Б блогыннан барлыгы 314 авыру эвакуацияләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе урынбасары Марсель Исмәгыйлов әйтүенчә, зыян күрүче булмаган.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз