ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә төтен чыгып, 314 авыруны эвакуацияләгәннәр

21 октябрь 2018, 13:52 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә төтен чыгып, 314 авыруны эвакуацияләгәннәр Ике квадрат метр мәйданда чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) подвалында кыска ялганыш хасил булып төтен чыгу аркасында, 314 авыруны вакытлыча бинадан чыгарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көн уртасында Казанның Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге реанимация бүлегендә төтен чыгуы турында хәбәр алынган.

Урынга баргач, подвалдагы ут чыбыгында кыска ялганыш булуы, шул сәбәпле подвалны һәм беренче катны төтен басуы ачыкланган.

Тугыз авыруны носилкаларда алып чыкканннар. А һәм Б блогыннан барлыгы 314 авыру эвакуацияләнгән.

Ике квадрат метр мәйданда чыккан янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгында зыян күрүчеләр юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10