news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шагыйрь Шәүкәт Гаделшаны соңгы юлга озаттылар

Казанда шагыйрь Шәүкәт Гаделшаны соңгы юлга озаттылар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Мәрҗани мәчетендә өйлә намазыннан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаны соңгы юлга озатканнар.

«Җеназа намазы укылды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, шагыйрь Рафис Корбан чыгыш ясады. Туганнары да шунда булды, халык бик күп иде. Аның турыда бик матур сүзләр сөйләделәр, Тукай бүләгеннән дә ул кемгәдер өлеш чыгарган булган», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рифат Җамал.

Аның әйтүенчә, шагыйрьнең җомга көн иртән хәле начарланган. «Кан басымы күтәрелгән, башы авырткан, шуннан соң ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, хастаханәгә илткәннәр. Кичен җан биргән. Самосырово бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мөселман зиратына җирләдек», - диде Рифат Җамал.

«Без аның белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыдык, тулай торакта күрше бүлмәләрдә яшәдек. Шунда таныштык. Миңа – 17, аңа 26 яшь иде, ул инде шагыйрь булып танылып өлгергән иде. Классик язучылар Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәр аны хуплап, Казан университетына укырга керергә юллама биргән булганнар. Без аның белән гомер буе аралашып яшәдек. Бүген соңгы юлга озаттым мин аны», - диде «Татар-информ»га шагыйрьнең якын дусты, шагыйрь Рафис Корбан.

Рафис Корбан Шәүкәт Гаделша белән гаилә дуслары да булганнар. «Казан дәүләт мәдәният институтында укыган вакытта аның хатыны Наилә, минем хатыным Әлфия белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәгәннәр. Шәүкәт Казан университетын тәмамламады, Себергә – Төмәнгә туган ягына китеп барды. Аннан соң ул яңадан Казанга әйләнеп кайтты. Үзгәртеп корулар башлангач, электр монтаж эшләре белән шөгыльләнде. Әмма шигырь язудан туктамады», - диде ул.

Ул Шәүкәт Гаделшаның беренче шигырьләрен Татарстан китап нәшриятында чыгарганын әйтте. «Үзем дә мин аның өч-дүрт китабын чыгарган идем. Ул пенсиягә чыкканнан соң авырып китте, инсульт булды. Өендә иҗат итте. Себер егете буларак, балык тотарга ярата иде. Былтыр аңа Тукай премиясен бирделәр, кызганыч, соңлап бирделәр. Ул талантлы шагыйрь иде. Үзе вафат булса да, шигырьләре китапханәләрдә, безнең күңелләрдә яшәр», - диде Рафис Корбан.

  • Шагыйрь 30 мартта 74 яшендә вафат булды, дип язган идек. Шагыйрьгә быел сентябрьдә 75 яшь туласы булган.
  • Шәүкәт Гаделша 1949 елның 16 сентябрендә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәптән соң 1967 елда Ялутор шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач, ике ел туган авылында электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый, төбәк газетасына актив языша.
  • 1972 елның көзендә Шәүкәт Гаделша Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә укый. 1973 елда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында университетның «Әллүки» әдәби берләшмәсе җитәкчеләреннән берсе була. Көндәлек матбугатта шигырьләре күптәннән һәм еш басылуына карамастан, Шәүкәт Гаделшаның беренче китабы бары 1997 елда гына дөнья күрә.
  • Ул дистәләп шигъри китап авторы («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006) һ.б. Шәүкәт Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100