news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат

Шагыйрь, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 30 март көнне, 74 яшендә танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын. Хушлашу вакытын һәм урынын өстәмә хәбәр итәрбез», - диелә хәбәрдә.

  • Шәүкәт Гаделша Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәптән соң 1967 елда Ялутор шәһәрендә һөнәр училищесын тәмамлагач, ике ел туган авылында электромонтер булып эшли, аннары, Ямал ярымутравына китеп, Салехард шәһәренең балык комбинатында хезмәт итә. Бер үк вакытта кичке урта мәктәптә укый, төбәк газетасына актив языша.
  • 1970 елда ул үзендә язып тупланган шигырьләрдән кечкенә бер җыентык төзеп һәм аларны юлга-юл рус теленә тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә. Конкурста шигырьләр уңай бәя ала, авторы укырга чакырыла. Ләкин, урта мәктәпне тәмамлау турында кулында әле документ булмау сәбәпле, аны институтка кабул итмиләр.
  • 1972 елның көзендә Шәүкәт Гаделша Татарстанга, КамАЗ төзелешенә килә, төрле объектларда электромонтер булып эшли, кичке мәктәптә укый.
  • Көндәлек матбугатта шигырьләре күптәннән һәм еш басылуына карамастан, Шәүкәт Гаделшаның беренче китабы бары 1997 елда гына дөнья күрә.
  • Ул дистәләп шигъри китап авторы («Ярык мөгез», 1997; «Ядрә тигән», 1998; «Сөмән кадыйм», 2000; «Җилгә моң дыңгычлыйм», 2003; «Аучы җыры», 2004; «Чоңгыл», 2006) һ.б.
  • Шәүкәт Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100