news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Панорама» кинофестивалендә «Один на миллион» фильмы катнашырга мөмкин

Бүген журналистларга «Один на миллион» фильмын тәкъдим иттеләр.

Казанда «Панорама» кинофестивалендә «Один на миллион» фильмы катнашырга мөмкин
Солтан Исхаков

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова «Один на миллион» фильмын Казанда «Панорама» кинофестивалендә күрсәтергә тәкъдим итте.

«Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, безнең учреждение ел дәвамында „Панорама“ кинофестивале үткәрә. Ноябрьдә, Таҗикстан киносы көнендә, „Мир“ кинотеатрында сезнең картинаны күрсәтергә тәкъдим итәбез», — диде ул «Татар-информ» дагы матбугат очрашуында «Один на миллион» фильмы авторларына мөрәҗәгать итеп.

Миләүшә Айтуганова фильмны шулай ук Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга чаырды.

«Әлегә трейлерны гына карадым. Сезнең картина мине илһамландырды. Фильмны прокатка алабыз. Фильм авторларына тәкъдимем бар. Киләсе елда Казан халыкара мөселман киносы фестивале Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана. Мондый фильмнар фестиваль программасын бизәр иде. Фестивальдә катнашу өчен гариза тапшырырга катнашырга тәкъдим итәм», — диде ул.

Аның сүзләренчә, «Один на миллион» фильмы Төрки кино фестивалендә дә катнаша ала. «Бездә Төрки кино фестивале бар. Сез ясаган продуктны исәпкә алсак, әлеге картина Төрки кино фестивалендә дә тәкъдим ителә алыр иде», — диде «Татаркино» директоры.

  • Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Один на миллион» фильмын тәкъдим иттеләр. Ул — бизнесмен, психология фәннәре докторы Сәетморат Дәүләтовның автобиографик фильмы. Картинада аны авыр тормышы: балачактан әтисез калуы, уку еллары, Таҗикстаннан Россиягә күченүе һәм башкалар турында бара. Шушы тормыш сынаулары аша үтеп, Сәетморат Дәүләтов миллионерга әверелә.
  • «Один на миллион» фильмы бүген Мәскәүдә, иртәгә Казанда тәкъдим ителәчәк. Татарстан башкаласында фильм премьерадан соң тагын берничә көн күрсәтеләчәк. Автобиографик картинаны Россиянең башка шәһәрләре һәм берничә илдә күрсәтергә планлаштыралар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100